7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне.

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнде һәм 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Саулык – зур байлык” исемле темага әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. “Сәламәтлегеңнең кадерен бел” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплар урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International