Республика турниры үткәрелде.

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

7-8 апрель көнне «Батыр» спорткомплексында 2002 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына өченче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде. Турнирда 32 кг авырлыкка кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Теләче 2нче балалар бакчасынның мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Мараков И.И. катнашып, икенче урынга  лаек булды һәм аңа Салават Фәтхетдинов исеменнэн Кубок, диплом, медаль һәм истәлек буләк тапшырылды. Исламны чираттагы уңышы белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International