5 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә хатын-кызларыбызның милли баш киеме булган яулык, шәлләргә багышланган “Шәлъяулыгым иңемдә” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Китапханәче килгән кунакларны “Яулык - күңел көзгесе” дип исемләнгән яулыклар күргәзмәләре белән таныштырды. Кичәгә килгән һәрбер кеше үзенең яулыгы белән бәйле хатирәләрен уртаклашты. Бәйрәмебез яулыклар тарихы белән танышу, кызларның төрле елларда киелгән яулыкларны ябып мода күрсәтүләре белән бергә үрелеп барды. Чара ахырында яулыкларга багышланган башваткыч чишелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International