8 апрель көнне Саба районы Тимершык мәктәбе базасында 18 яшькә кадәрге һәм 2004 елгы һәм кечерәк кызлар һәм егетләр арасында бадминтон буенча шәхси кубок уеннарының 2-нче этабы узды. Республикабызның төньяк-көнбатыш юнәлешендәге 5 районыннан 48 бадминтончы катнашкан әлеге ярышта безнең район данын балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә шогыльләнүче Баландыш,Теләче,Югары Кибәхуҗа мәктәбе укучылары яклады. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында:
Нәҗипов Зөлфәт – 1 урын
Якупов Идрис – 4 урын
18 яшькә кадәрге кызлар арасында:
Сафина Альбина – 1 урын
Гарипова Адилә – 2 урын
Шакирова Алисә – 3 урын
2004 елгы һәм кечерәк егетләр арасында:
Зайнуллин Марсель – 1 урын.
Җиңүчеләр 14-15 апрель көннәрендә Аксубайда узачак финал уеннарында катнашачак.