“Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр.

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. 7   апрель көнне Иске Җөри  авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплардан, информацион материаллардан торган “Сәламәт булуга ни җитә” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды. Китапханәгә килгән укучылар белән “Сәламәт яшәү сере” дип исемләнгән мәгълумәт сәгате узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International