Концертта балалар , әти-әниләр, бакча эшчеләре катнашты. Бу концертны без узган елда да куйган идек. Ләкин быел концерт узган елдагыга караганда аерылып торды. Быел сәхнәдә бер катнашмаган кешеләр дә катнашты. Концерт ны балалар үзләренең эчкерсез сүзләре, җырлары белән башлап җибәрделәр. Аннан сәхнәгә “ мунча ташы” артистлары булып Хуҗин Р. Һәм Мөхәмәдиев М. чыкты. Болар икесе дә күп балалы әтиләр, шуның өчен дә сәхнәдә дә иң күп уйнаучылар булдылар. Балалар тамашачыларга берсеннә-берсе 4 бию бүләк итте. Әниле-кызлы Чулпан һәм Камиләне, Алияне, Фәнзилә белән Нәзирне, Фәнзилә белән Рәзинәне, бакчада тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән Мосалия апа Латыйпованы үзләренең моңлы җырлары белән тамашачы беренче тапкыр күрде һәм бик тә охшатып кабул итте. Әтиләрнең һәм әниләрнең аерым хорларын да тамашачы җылы кабул итте. Әниләрнең “Тавык һәм чебиләр” биюе, “Авыл кызлары” биюе дә күңелгә кереп калды. Быел әти-әниләр “Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерде. Бу әкияттә бары тик әтиләр генә уйнады. Рафил-күбәләк. Нәзир –бака, Айрат – тычкан, Фердинант –әтәч, Илфат- куян, Рамил – аю булды. Оста уйнадылар. Әти-әниләр елдан ел остара бара. Быел алар бик күп театраль тамашалар да күрсәттеләр. Авыл халкы бу концертны көтеп алды. Зал шыгрым тулы иде. 2 сәгатьтән артык барган чыгыш тамашачыларга бик ошады. Концертны оештырган тәрбияче Мингазова Г.Х га, башлап йөрүчеләр Мөхәмәдиев М., Хуҗин Р.гә, бөтен әти-әниләргә, килгән тамашачыларга бик зур рәхмәт.