6 нчы апрель көнне Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “ Мин - эзләнүче” Бөтенроссия эзләнү эшләре һәм проектлары конкурсында катнаштылар. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә үткәрелгән конкурста, укучылар үзләренең эшләрен яклап, уңышлы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннар алдылар. Башлангыч сыйныф укучысы Закиров Роман җиңү яулады. Романны конкурсның муниципаль этабына башлангыч сыйныф укытучысы Л. Ф. Алимова әзерләде. Котлыйбыз!