"Кадерлә син, ярат китапны!"

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Балаларда китапка кызыксыну уяту; китапка дөрес караш формалаштыру, аны дөрес саклау кагыйдәләренә өйрәтү; балаларда шәфкатьлелек хисләре, әхлаклылык тәрбияләү  максатыннан, Халыкара балалар китабы атналыгы кысаларында Ямбулат авылы китапханәсендә "Кадерлә син, ярат китапны!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әдәп дәресе үткәрелде.
 Балалар, китапларны кадерләп, саклап тотыйк, аларга хөрмәт белән карыйк. Хәзер нинди генә техника, компьютерлар уйлап табылмасын, китап кешенең гөмер юлдашы, дусты, киңәшчесе булып калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International