11 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар алдында, пожар вакытында үз – үзеңне тоту, дөрес эвакуация ясауны аңлатып, Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант О.Б. Хомченко чыгыш ясады. Мәктәп директоры Р.Р. Назипов балаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында , пожар булган очракта эвакуация ясарга өйрәтүне системалы рәвештә дәвам итәргә кирәклеген искәртте.