Әлеге айлык кысаларында 10 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга карата “Халык улы – халык шагыйре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди.