Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнде һәм 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, “Саулык – зур байлык” исемле темага әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. “Сәламәтлегеңнең кадерен бел” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплар урын алды.