Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү – һәркемнең бурычы. Шул уңайдан, 26 нчы март көнне Шәтке мәдәният йортында китапханәче белән берлектә яшьләр өчен “Яшәсен тынычлык, яшәсен чын дуслык!” дип исемләнгән эңгәмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты яшьләрдә террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде. Илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. Малайлар һәм кызлар терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алышты.