Ул - табигатьнең иң матур чагында, язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда бөреләр уянган вакытта туган. Белемне тирәнәйтү һәм шагырьнең иҗатына кызыксыну уяту максатыннан Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Теләче гомуми белем бирү мәктәбенә барып “Тукай турында хатирәләр” исемле әдәби викторина оештырып, презентация, видеофильм күрсәттеләр. Викторинада актив катнашкан укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.