12 нче апрель - Космонавтика көне.

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Безнең балалар бакчасы да әлеге чараны уздыруда читтә калмады. Барлык төркемнәрдә дә әлеге темага кагылышлы әңгәмәләр узы, фильмнар каралды.  Ә мәктәпкәчә әзерлек төркемендә  татар теле тәрбиячеләре Сабирзянова Л.М.  “Космонавтика көне” дигән шөгыль  уздырды. Шөгыль барышында ,балалар  белән космос, беренче космонавт Ю.А.Гагарин  турында кызыклы   презентация карап,  яңа белемнәр үзләштерделәр. Шулай ук   төрле  сорауларга җавап биреп үзләренең көчләрен  сынатып та карадылар. Шөгыль ахырында балалар һәркайсы үзләре күзаллаган космосны пластилин ярдәмендә  ясадылар. Әлеге шөгыль балалар өчен  кызыклы  булды.Кем белә, бәлки шушы балалар арасыннан бөек косманавтлар үсеп чыгып зур ачышлар ясарлар әле!?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International