Шәтке авылы китапханәсендә район күләмендә үткәрелә торган бөек татар шагыйре Г.Тукайның 132 - еллыгына багышланган айлык кысаларында “Безнең җанда Тукай яши икән - яши шигырь, яши туган тел” дип исемләнгән портрет – күргәзмә үз эшен башлап җибәрде.

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Күргәзмә ике өлештән тора. Беренчесе – “Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт”, икенчесе – “Тукай – шигъри чишмә” дип атала. Күргәзмәнең максаты китап укучыларда бөек шагыйребезнең әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.                                       Китапханәче “Тукай китапларын укыйбыз” дигән акция игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International