Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 8 мәсьәлә каралды.
Утырышта каралган мәсьәләләрдән:
1) “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының 2017 нче елда бюджет үтәлеше турында .
2) Депутатларның, җирле үзидарә органнарының сайланып куелучы вазифаи затларының һәм Теләче муниципаль районы җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт хаклары шартлары турында нигезләмә хакында һәм башкалар.
Утырышта Теләче муниципаль районы башкарма комитетының финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек буенча урынбасары Миңнегулов И.Ә., Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкилнең Теләче муниципаль районындагы иҗтимагый ярдәмчесе Котдусов М.Х., Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., Теләче муниципаль район Советы депутаты, Теләче муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Газизов М.М. - ларчыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.