“Юрий Гагарин белән 108 минут” республикакүләм акция

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

12нче апрель көнне “Юрий Гагарин белән 108 минут” республикакүләм акция кысаларында Теләче 2нче балалар бакчасында космонавтика көненә багышланган чаралар узды. Бу бәйрәм уңаеннан тәрбиячеләр әңгәмәләр уздырдылар, космос темасын яктырткан иллюстрацияләр карадылар, балалар үзләре дә планеталарны, ракеталарны рәсемгә төшерделәр.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары физкультура тәрбиячесе белән берлектә бу көнне “галәмгә сәяхәт” ясап, Айга очтылар. Сәяхәт алдыннан алар башта бергә “космик күнегүләр” эшләделәр, аннан соң  Айдагы кратерларны сикереп чыктылар, метиорит яңгырыннан качтылар, Айда яшәүче Зөһрә кызга асылташларын табарга да ярдәм иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International