12 нче апрель - Космонавтика көне. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасы да әлеге чараны уздыруда читтә калмады. Әлеге темага кагылышлы әңгәмәләр узы, фильмнар каралды. Балалар белән космос, беренче космонавт Ю.А.Гагарин турында кызыклы презентация карап, яңа белемнәр үзләштерделәр. Шулай ук төрле сорауларга җавап биреп үзләренең көчләрен сынатып та карадылар. Әлеге әңгәмә балалар өчен кызыклы булды.