Космонавтика көне.

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы.  Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды.

Юрий Гагарин... Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы.  Кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була.

1961 елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты – Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче “Восток” космик кораблен бортта орбитага чыгарды.

       Беренче космик очыш 108 минут дәвам итте. Безнең көннәрдә орбиталь космик станцияләрдә күп экспедицияләр кылган вакытта, ул кыска булып тоела. Әмма бу минутларның һәрберсе билгесез нәрсәләрнең ачышы булып тора.

     Безнең балалар бакчасында да космонавтик көне буенча зурлар төркеме белән әнгәмә үткәрелде, шулай ук әлеге темага кагылышлы призинтация каралды. Балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International