13 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсендә яраткан, хәрмәт иткән шагыйребез Габдулла Тукайның 132- еллыгына багышланган «И, мөкатдәс моңлы сазым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Әлеге күргәзмә китап укучыларны бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра, анда тәкъдим ителгән барлык китаплар авторның китапханә фондында булган әсәрләре. Әлеге күргәзмә 26 апрельгә кадәр эшләячәк, барлык Г. Тукай иҗатын яратучыларны китапханәдә көтеп калабыз.