11 апрель көнне Айдар авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Человек любящий детей» дип исемләнгән әдәби дәрес үтте.

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Укучылар презентация аша Лев Толстой биографиясен зур кызыксыну белән тыңладылар: яшел таякчык турында легенда, крестьян балалары өчен мәктәп төзетү һәм күп кенә башка мәгълүматлар турында белделәр. Алар Толстой әсәрләреннән өзекләрне бик яратып тыңладылар, әдәби викториналарда катнаштылар һәм табышмакларга җаваплар бирделәр. Балалар барлык биремнәрне дә  уңышлы үтәп чыктылар.!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International