12 апрель көнне Субаш авыл китапханәсендә укучылар өчен "Галәмгә юл" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Әлеге күргәзмә  12 апрель көнне билгеләнеп үтүче Бөтендөнья космонавтика көненә багышланды. Укучылар Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, хезмәт батырлыгы, космоска беренче очышлар тарихы турындагы мәгълүмат алдылар. Күргәзмәдә шулай ук  космонавтика көне турында шигырьләр белән дә танышылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International