ҖЧҖ «Ак Күл» хуҗалыгында дәүләт техник карау үткәрелде

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

     13 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Ак Күл» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

     Техниканы карауга барлыгы 16 берәмлек трактор, 10 берәмлек арба әзерләнеп куелган иде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде. Шулай ук, тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде.

    Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.    Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.

    Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техник күзәтчелек  итү  идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International