12 апрель көнне Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында комиссия тарафыннан, 2018 елның язгы-кыр эшләренә әзерлекне тикшерү максатыннан конкурс булып үтте.
Язгы-кыр эшләренә әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлегеннән-Р.М.Гарифзянов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек бүлегеннән-Ф.Г.Зиннатов, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе-Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыкның баш инженерлары катнашты.
Комиссия машина-трактор паркларының әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын, авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатлау сыйфатын тикшерде.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча, түбәндәге хуҗалыкларга урыннар бирелде:
1 урын – ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгына 39 балл;
2 урын – ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгына 38 балл;
3 урын – ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгына 37 балл.