13 апрель көнне район балалар китапханәсендә, Теләче урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучыларына, татар халык шагыйре Г. Тукайга багышланган, «Тукай әкиятләре иленә сәяхәт» дип исемләнгән презентация күрсәтелде.

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Шулай ук, Габдулла Тукай китапларыннан «Тукай – шигъри чишмәбез» дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Балалар Г.Тукайның тормыш юлы турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар. Язучының әсәрләре белән таныштылар. Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичә ахырында Г.Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләре буенча мультфильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International