Балалар спорт мәктәбе тренеры Сафин А.З. һәм районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гиниятуллин И.С. җитәкчелегендә Теләче районы командасы да әлеге ярышларда катнашып кайтты. Барлыгы 41 команда 353 яшь көрәшче катнашкан турнирда 70 кг.нан югары үлчәү авырлыгында Зарипов Багир (Теләче) 2 урын, 40 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Галиуллин Әнәс (Иске Җөри) 6 урын, 60 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Камалиев Илхам (Олы Мәтәскә) 7 урынны яулады.
Теләче районы командасы исә 8 урынга лаек булды.
1 урын – Кукмара
2 урын – Актаныш
3 урын – Балтач командалары.