Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган айлык кысаларында 14 нче апрель көнне Үзәк авылы китапханәчесе Хазипова Ф.А «Тукай сүзе» дигән викторина үткәрде.

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Чарада Үзәк урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары катнашты. Тукайның китапларына күргәзмә куелды, китапханәче китапларга күзәтү оештырды. «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән шигырен рольләргә булеп уйнадылар. Балалар Тукайның әсәрләре буенча викторинада актив булдылар.Чараның ахырында яраткан шигырьләрен сөйләделәр, Г.Тукайның әсәрләре буенча рәсем конкурсы игълан ителде. Викторина ахырында балалар «Туган тел» җырын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International