3нче апрельдән 26 нчы апрельгә кадәр татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышлап айлык игълан ителде.

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Шушы айлык  кысаларында 13 нче апрель көнне, Үзәк балалар бакчасында Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А. «Тукай иленә сәяхәт» дигән темага әдәби иртә үткәрде. Бу чарага шушы елда китапханәгә кайткан Тукайның яңа китапларыннан торган күргәзмә оештырылды. Хазипова Ф.А.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, презентация күрсәтте, чараны әңгәмә рәвешендә алып барды. Балаларга сораулар бирү юлы белән балаларга шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләтте, балалар аның барлык әкиятләрен дә беләләр. Балалар Тукайның әкиятләре һәм әсәрләре матурлыкны күрә белергә, эшчән, шәфкатьле, кыю булырга өйрәтүе турында сөйләделәр. Балалар бик кызыксынып Габдулла Тукайның әкиятләренә төшерелгән мультфильмнарны карадылар. Әдәби иртәнең ахрында татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International