Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсндә “Туры сүзле остаз” исемле темага күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде. Ибраһим Нуруллин 1923 елның 18 апрелендә Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районы Пәрәү авылында укытучы гаиләсендә туган. 1938 елда Казанга килә һәм мех техникумында укый башлый.1941 елның октябрендә үз теләге белән армиягә китә. 1944–1945 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында аның «Ана тойгылары» («Ана күңеле»), «Рәхмәтулла абзый», «Кунакта» («Район үзәгендә») исемле беренче иҗат тәҗрибәләре басылып чыга. "Атаклы кешеләр тормышы" сериясендә басылып чыккан "Габдулла Тукай" исемле китабы өчен И. Нуруллинга 1982 елда Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. И.Нуруллин – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.