Һәр төбәк, торак пункты үзенчәлекле.

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Алар үзенең тарихы, архитектурасы белән аерылып тора. Шармаш авылы китап укучылары тирә яктагы архитектура белән кызыксына. Ә безнең бурыч булып аларга кирәкле юнәлеш бирү. Ватанны ярату, кешенең туган җиреннән башлана.

 Шул максаттан 15 апрель көнне, Шармаш авыл китапханәсендә «Это мой край – моя Родина» дип исемләнгән тематик күргәзмә куелды. Килүчеләр әлеге күргәзмә белән таныштылар, ә яшь китап укучылар, ата-аналары белән йөргән истәлекле тарихи урыннар белән таныштырды.

Китапханәдә «Знай свой край» дип исемләнгән фотоконкурс игълан ителде. Барлык теләүчеләр авылның, районның, республиканың истәлекле урыннары янында фотога төшәргә мөмкин һәм кечкенә хикәя әзерли ала. Нәтиҗәдә, күргәзмә төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International