Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча бик зур эш алып барыла. Юл йөрү кагыйдәләрен белгән һәм аларга буйсынган очракта гына без үзебезне юлларда тыныч һәм куркынычсыз тота алабыз. Шушы максат белән безнең балалар бакчасында ачык шөгыль үтте. Бу шогыльгә әйдәп баручы специалист Ягафарова Г.Н. чакырылган иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.