Әлеге бәйрәм-ярышны Теләче балалар бакчаларның физкультура тәрбиячеләре алып бардылар. Ярышта өч бакчаның әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Уеннар мавыктыргыч һәм кызык булды. Әти-әниләр барлык тырышлыкларын куеп, чын күңелдән бергә балалар белән ярыштылар. Уйный, ярыша торгач, үзара дуслык җиңгәнен сизми дә калдылар. Бәйрәм ахырында оештыручылар әти-әниләргә җылы теләкләрен җиткереп, һәр балага-гаиләгә грамота өләште. Бәйрәмдә катнашучы ата-аналар мондый бәйрәмнәрнең ешрак узуын теләп, көләч йөз, рухи күтәренкелек белән таралыштылар.