«Семицветик»

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып балалар белән дәрес үткәрделәр. Дәрес 3 этапта утте.

    1 этапта дәресне психолог алып барды. Дәрес барышында балаларны берләштеру максатыннан «Җыерчыклар» һәм «Агач” дип аталучы уеннар үткәрде. Ә дәрес ахырында балалар  “Минем агач” дигән темага рәсем ясадылар.

    2 этапта педагог әйберлэрне күренеш аша аера белүне ныгыту максатыннан “Дашаның бүлмәсе” дип аталучы уен үткәрде. Шулай ук балалар уен вакытында өй җиһазларын дөрес итеп кую тәртибен дә өйрәнделәр. Ә дәрес ахырында “Игелекле җәнлек”  уенын уйнадылар.

    3 этапта әти-әнилэр белән балаларның буш вакытын дөрес үткэрү максатыннан  “Уйный-уйный өйрәнәбез” темасына группалы эш уткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International