17нче апрель көнне Теләче авылында урнашкан балалар бакчаларының физик үсеш тәрбиячеләре “Батыр” спорт комплексында “Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә” дигән спорт бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмдә Теләченең 1,2,3нче номерлы балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре өч командага бүленеп, үзара көч сынаштылар.Нәтиҗәдә ,өч команда да бик җитез һәм тапкыр булып чыкты, шунлыктан дуслык җиңде.Ярыш ахырында барлык катнашкан гаиләләргә грамота тапшырылды. Бәйрәм күтәренке рухта узды, җанатарларның чын күңелдән көч биреп кычкырган авазлары, яңгыраган күңелле музыка аны тагын да матурлады. Бу спорт бәйрәме турындагы хатирәләр әти-әниләр һәм балалар күңелендә озакка сакланыр.