Бәйрәмне Теләченең балалар бакчалары физик үсеш тәрбиячеләре Фәсхетдинова Р.И., Хәбирова А.Р., Валиахметова Г.И. оештырды. Бәйрәмдә Теләченең 1,2,3 номерлы балалар бакчаларының мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалары һәм аларның әти-әниләре катнашты. “Өй җыештыру ”, “Җитез пар”, “Барыбыз бергә” - иң кызык ярышлар буларак истә калды. Өч команда да бик җитезләр, кыюлар иде. Дуслык җиңде. Бәйрәм ахырында катнашкан һәр гаиләгә дә истәлекле грамоталар тапшырылды. Бәйрәм бик күңелле узды. Балаларга да , әти-әниләргә дә бәйрәм бик ошады.