17 апрель 2018 ел көнне “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булып узды. Бу көнне үзләрен борчыган сораулар белән граңданнар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафкәть Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкинага мөрәҗәгать иттеләр. Гүзәлия Тәлгатовна мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады, файдалы тәкъдимнәрен җиткерде һәм ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.