“Без – сәламәт яшәү рәвеше өчен”

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, сәламәтлек  кеше  бәхетенең нигезе: саулык булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша,  хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән  канәгатьлек ала. Теләче 2нче балалар бакчасы педагоглары уку елы дәвамында балаларны физик яктан үстерү, аларның сәламәтлеген ныгыту, балалар һәм аларның әти-әниләрен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча максатчан эш алып баралар. Бу көннәрдә дә, балалар бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, “Без – сәламәт яшәү рәвеше өчен” атналыгы уза.

 Атналык барышында барлык төркемнәрендә балалар белән «Витаминнар организмны ныгыта», «Гигиена кагыйдәләре», «Файдалы ризыклар», «Кеше һәм аның сәламәтлеге» һәм башка темаларга әңгәмәләр  үтә. Шулай ук атналык кысаларында “Батыр” спорткомплексында   балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында   “Әти, әни һәм мин  - спорт сөюче гаилә” спорт  бәйрәме булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International