Бала туганнан үскәнче үзнә-үзе ачыш ясаучы, үзен чолгап алган тирәлектә тикшерүче булып тора.

2018 елның 20 апреле, җомга

Аның  өчен һәрбер әйбер дә  яңалык: кояш, яңгыр, курку, шатлык. Бөтенебезгә дә билгеле булганча 5 яшьлек балаларны “почемучкалар” дип тә әйтәбез.  Бала мөстәкыйль рәвештә генә бөтен сорауларга да җавап  табып бетерә алмый, педагоглар ярдәмгә килә.Теләченең 3нче балалар бакчасында  сораулар, логик фикерлүне үстерү, проблемалы ситуацияләрне модельләштерү, ягъни проблемалы өйрәтү  методы  бик киң кулланыла.

Интегральләшкән метод белән өйрәтү  балалара бакчалары өчен  инновацион алым булып тора. Ул бала шәхесенең үсешенә, танып белү һәм иҗадый сәләтләрен ачуга  юнәлтелгән. Шөгыльләр сериясе төп проблема белән  берләштерелә.   Мәсьәлән, балаларга йорт хайваннары турында тулы күзаллауны бирү өчен, тәрбияче танып-белү шөгыльләрендә цикл итеп , йорт хайваннарының кеше  тормышындагы роле  белән күрсәтә, ә инде әдәби- сәнгать  циклында – язучылар әсәрләрендәге йорт хайваннары  образларын –халыкчан сәнгатьтә образлап күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International