16 апрелдән 20 апрелгә кадәр Теләче урта мәктәбе базасында 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек уңаеннан тест фәннәре буенча имтихан тапшырып карау булды. Барлыгы 251 укучы катнашты. Нәтиҗәләр 10 көннән билгеле булачак дип көтелә.