17 апрель көнне Теләче муниципаль районында “Ата–аналар тарафыннан бердәм республика имтихан тапшыру көне” республикакүләм акциясе уздырылды.

2018 елның 20 апреле, җомга

Акциянең максаты – ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру. Акциядә 10 ата - ана катнашты.
Татар теле буенча БРИ өч дәрәҗәдә оештырылды: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.
Имтихан эшләрен татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм татар теле буенча республика комиссиясе эксперты тикшерде. Уртача балл: 58 булды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International