Балаларга юл йөрү куркынычсызлдыгы кагыйдәләрен өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең төп бурычларының берсе. Иске Җөри балалар бакчасында балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче чаралар үткәрелә. Менә бүген дә хезмәтне саклау айлыгы кысаларында, балалар белән “Ни өчен? Нәрсәгә? Ничек?” дип исемләнгән күңелле уен-викторина булып узды. Балалар пазллар җыйдылар, табышмакларга җавап бирделәр, эстафеталарда катнаштылар.