Чарага Теләче гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары чакырылды. Укучылар игътибарына Л.Н. Толстойның иҗатына багышланган презентация, «Война и мир» әсәре буенча эшләнгән буктрейлер күрсәтелде. Укучылар викторина сорауларына актив җавап бирделәр һәм «Зеркало русской души» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.