Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне 1984 нче елның 18 нче апреленнән башлап билгеләп үтелә.

2018 елның 20 апреле, җомга

Әлеге истәлекле датага багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, тарихи урыннар тәртипкә китерелә. 18 апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә дә һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышлап күргәзмә оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Безнең республикабыз тарихи, истәлекле урыннарга, архитектура корылмаларына бик бай. Халкыбызның үткән тарихына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан куелган бу күргәзмәдән  китап укучылар бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International