18 нче апрель – Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне буларак билгеләп үтелә.

2018 елның 20 апреле, җомга

Әлеге дата  кешеләрнең игътибарын мәдәни мирасны саклауга юнәлтү максатын күздә тота. Безнең республикабыз тарихи, истәлекле урыннарга, архитектура корылмаларына бик бай. Халкыбызның үткән тарихына карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү максатыннан һәм “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында  үткәрелгән “Тарихи мирасны бергәләп саклыйк” китапханә дәресеннән  укучылар бик канәгать калдылар. Чара азагында укучылар республиканың теләсә кайсы китапханәсеннән китап алу мөмкинлеге бирүче бердәм китап уку билетына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International