18 нче апрель көнне Үзәк авылы китапханәчесе Хазипова Ф.А Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган «Милләтемнең йөзек кашы» дигән темага викторина үткәрде.

2018 елның 20 апреле, җомга

Чарада Үзәк урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары актив катнашты.

Балалар шагыйрьнең тормыш юлыннан күп яңалык белделәр. Балалар туган як , туган тел, гади халыкның яшәү рәвеше темасы кагылган шигырьләр укыдылар, «Таз», «Шүрәле» әкият – поэмалары белән таныштылар. Викторина барышында әкият һәм шигырьләрнең исемнәрен иллюстрацигә  карап әйттеләр, табышмаклар чиштеләр.

Китапханәче Тукай иҗаты, тормыш юлы белән танышырга мөмкин булган “Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!”дигән темага китап күргәзмәсе әзерләде. Викторина ахрында балалар бик теләп татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International