Тукай иҗатында-аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә-бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Аның иҗаты безгә һәрчак якын. Районыбызда игълан ителгән Тукай айлыгы кысаларында, 18 апрельдә Алан авылы китапханәсендә, Тукай иҗатына багышланган -“Без-Тукай оныклары”дигән тематик кичә үткәрелде.