20 апрель көнне район мәдәният йортында Теләче балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары Серегей Аксаковның “Аленький цветочек” әсәренә нигезләнеп куелган әкият илендә мюзиклын сәхнәләштерде.

2018 елның 20 апреле, җомга

Бу “КЕЙС” театр коллективының зур сәхнәдә беренче адымы. Бу спектаклне  “Аленушка”, “Кояшкай”, “Шатлык” балалар бакчасынннан һәм Теләче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләр килгән кунаклар тамаша кылды. Бу театр коллективын киләчәктәдә зур сәхнәбез түрендә югары урыннарда булырлар дип ометләнәбез, аларга алдагы иҗат эшләрендә зур уңышлар телибез. Җитәктеләре сәгат мәктәбенең театр бүлеге укытучылары Ханипова Регина, Муталлапова Гөлфия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International