Шул уңайдан, 20 апрель көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” дип исемләнгән әдәби марафон уздырды. Әдәби марафонда Г. Тукайның шигырьләре укылды һәм китапларына күзәтү ясалды. Чараның максаты: Габдулла Тукайның иҗаты аша туган туфракка мәхәббәт үстерү, яшьләрне патриотик тәрбияләү, аның турында белемнәрен ныгыту, тормышын һәм иҗатын тирәнрәк өйрәнү.