Бу чараның максаты – балаларны Кызыл китап белән таныштыру, нинди үсемлекләр һәм хайваннарның Кызыл китапка кертелүен сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү иде.
Чара барышында презентация күрсәттем, Кызыл китапның нәрсә икәнлеген, аны ничек тудыру ихтыяҗы барлыкка килүен сөйләдем. Балалар нинди сирәк үсемлекләр, хайваннар булуын белделәр. Шулай ук хайваннар һәм үсемлекләр турында экологик викторинада катнаштылар, табигать турында табышмаклар чиштеләр.
Бу чарага «Табигатьне сакла!» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Чараның ахрында сирәк төрдәге хайваннарны ясадылар.Үткәрелгән чарадан соң балалар кызыксынып китап күргәзмәсенә куелган китапларны, журналларны карадылар.