Бүгенге көндә бәби-театрлар бик популяр, ә сабыйлар өчен спектакльләр куелып кына тора. Бу очракта, әлбәттә сабыйның театрны беренче генә тапкыр күрүен истә тотып, репертуар сайлаганда ялгышмау бик мөһим. Безнең әкият, кагыйдә буларак: кешеләргә, табигатькә, хайваннарга, ягъни иң кечкенә тамашачыга да аңлаешлы, гап – гади әйберләргә багышланган иде. Спектакль карарга 1дән 3 яшькә кадәр нәниләр һәм аларның әти – әниләре чакырылды. Әкият китапханәдә үтү сәбәпле, зал һәм сәхнә өлешләренә аеру булмады, тамаша бала янәшәсендә узды. Яңа эш алымнары кулланып оештырылган әлеге чара китапханә хезмәткәрләренә генә түгел, чакырылган кунаклар күңеленә дә хуш килде.
Килгән кунаклар бәйрәмнән соң да әле бик озак таралышмадылар: балалар китаплар, журналлар актарды, ә әти-әниләр спектакльдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, үткәрелгән чаралар буенча фотоальбом карадылар һәм «Бөек Лев Толстой» китап күргәзмәсе белән таныштылар, соңыннан балаларына өйдә укыр өчен китаплар яздырып алдылар.